Уфа шәһәре хакимияте 31 декабрьдә Яңа ел фейерверкының кайда һәм ничәдә булачагы турында хәбәр итте.
Традиция буенча, салют урыны итеп Ленин исемендәге мәйдан сайланган. Анда төп Яңа ел бәйрәмнәре узачак. Күңел ачу программасы 22 сәгатьтә башлана һәм төнге сәгать 2гә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта уфалыларны һәм башкала кунакларын үзләренең чыгышлары белән башкорт эстрадасы йолдызлары һәм башкала коллективларын шатландырачак.Бәйрәмнең кульминациясе – салют, ул төнге 2дә башкала күген яктыртачак.
Фаразлар буенча, һава торышы уфалыларга бик кырыс булмаячак. Яңа ел төнендә температура -11 градус тирәсе булыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, теләсә кайсы бәйрәм чарасындагы кебек, пиротехник шоу булган киңкүләм Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә торган урыннарда үз-үзеңне тотуның билгеле бер кагыйдәләре бар. Бернинди очракта да киртә артына керергә яки чикләү аша үтәргә ярамый, чөнки алар артында хәвефле зона урнашкан. Балаларга аерым игътибар бирергә һәм аларны күздән чыгармаска кирәк, дип яза Уфа шәһәре хакимияте сайты.