+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 декабрь 2019, 09:05

Ләйсән кая булган?

Уфада сәер шартларда Алкино бистәсендә яшәүче 38 яшьлек Ләйсән Ермакова югалган.

Уфада сәер шартларда Алкино бистәсендә яшәүче 38 яшьлек Ләйсән Ермакова югалган.

Аның югалуы турында социаль челтәрләрдә туганнары хәбәр итә. Аларның сүзләренә караганда, Ләйсәннән инде бер атна хәбәр юк.
18 декабрьдә Ләйсән өенә кайтмаган. Хатын Уфада дуслары янында кунак булган. Хезмәттәше Елена белдерүенчә, ахирәте фатирдан төнлә чыгып киткән һәм шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Ни өчен ул төнге өчтә китәргә карар иткән, монысын да беркем дә белми. Аның өенә кадәр 30 чакрым юл үтәсе бар.

"Ләйсән Сипайловода булды. Соңгы тапкыр аны Бикбай урамында күргәннәр. Ул өенә кайтмаган. Туганнары бик нык борчыла. Атна буе элемтәгә чыкмый инде, телефоны сүнгән", - ди аның ахирәте Лена.
Фото:"Башньюс"
Читайте нас