+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 декабрь 2019, 11:40

Машинада кышын нәрсәләр калдырырга ярамый?

1,5 литрлы бер шешә су салкында 30–40 минут эчендә туңа. Физика фәнен онытмаган булсагыз, бозга әйләнгәндә су “киңәя”. Шуңа күрә сулы пластик шешәләр салкында шартларга мөмкин. Кыш көне машинада тагын нәрсәләр калдырырга ярамый? Белгечләр киңәшенә колак салыйк әле.

1,5 литрлы бер шешә су салкында 30–40 минут эчендә туңа. Физика фәнен онытмаган булсагыз, бозга әйләнгәндә су “киңәя”. Шуңа күрә сулы пластик шешәләр салкында шартларга мөмкин.
Кыш көне машинада тагын нәрсәләр калдырырга ярамый? Белгечләр киңәшенә колак салыйк әле.


Уен коралларын калдырмагыз. Гитара, скрипка, виолончель, контрабас кебек агач уен кораллары салкынга чыдамый. Агач һәм аның өслеген каплаган лак салкында чатнарга, ярылырга, кыллары өзелергә мөмкин.

Газлы су исә салкынга озаграк чыдый, чөнки составында шикәр күп. Алкогольле эчемлекләр салкында туңмый, дигән сүзне ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми. Сыра һава температурасы – 6 градустан, шәраб 5 градустан түбәнрәк булганда туңа башлый. Туңган шешә белән салкында ни буласын кабатлап тормыйбыз.

Электрон җиһазларны да машина салонында калдырмагыз, алар салкында сафтан чыга. Смартфон, планшет, ноутбук кебек заманча гаджетлар литий-ионлы аккумулятор нигезендә эшли. Алар кышкы салкынга чыдамый. Өстәвенә, температура “уйнау”, салкында туңып, җылыда җылынганда электрон җиһаз эче парланырга мөмкин. Бу исә – җиһаз бик тиз сафтан чыгачак, аны гарантия кәгазе буенча да төзәттереп булмаячак дигән сүз.

Күп кенә дарулар салкында тәэсир көчен югалта. Шуңа күрә аларны да салкын машинада калдырмау хәерле. Суспензия, эремә, төнәтмә, сироп, тамчылы дарулар белән аеруча сак булырга кирәк.

Көнкүрештә кулланыла торган чистарткыч чаралар составында су бар. Димәк, алар да салкында шартлап ярылырга мөмкин. Кер юу порошогында өслекле-актив матдәләр (ПАВ) һәм полимерлар бар. Алар салкында куырыла. Шуңа күрә, җылыга кергәч, андый чистарткычларның файдалы сыйфатлары кими. Ә буяу составындагы матдәләр салкында укмашырга мөмкин. Төне буе суык машинада торган буяу яраксызга әйләнәчәк.

Консервланган ризыкларны да машинада онытырга ярамый. Барлык консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш составында су бар. Түбән температурада ул банканы шартлатырга мөмкин. Шартламаган очракта да андый ризыкны ашау куркыныч, дип яза "Ватаным Татарстан" гәзите.
Фото: tver.mk.ru сайтыннан
Читайте нас