+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 декабрь 2019, 11:22

Табибларга хезмәт хакы язу тәртибен үзгәртмәкчеләр

Яшерен-батырын түгел: илебездә гади эшче һәм җитәкченең хезмәт хакларында җир белән күк аермасы. Бу һәр өлкәдә дә шулай. Ә менә сәламәтлек саклау тармагында тиздән хәлләр үзгәрергә тора. Барысына да Владимир Путинның матбугат конференциясе сәбәпче булды. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инде Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли. Моннан соң федераль үзәк төбәкләргә хезмәт хакларын ничек теләсә, шулай билгеләү хокукын бетереп, эшләгәнгә түләүнең тармак системасын кертергә ниятли.

Яшерен-батырын түгел: илебездә гади эшче һәм җитәкченең хезмәт хакларында җир белән күк аермасы. Бу һәр өлкәдә дә шулай. Ә менә сәламәтлек саклау тармагында тиздән хәлләр үзгәрергә тора.
Барысына да Владимир Путинның матбугат конференциясе сәбәпче булды. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инде Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли. Моннан соң федераль үзәк төбәкләргә хезмәт хакларын ничек теләсә, шулай билгеләү хокукын бетереп, эшләгәнгә түләүнең тармак системасын кертергә ниятли.


Быел табиблар ачы тавыш куптарды, чөнки уртача хезмәт хаклары турында игълан ителгән рәсми саннар искитмәле иде - 80 мең сум! Баш табиблар һәм хастаханә администрациясендә эшләүчеләрнең һәм хирурглар, невропатологлар һәм башка белгечләрнең барысының хезмәт хакын бергә кушып бүлгәч, шундый түгәрәк сан килеп чыккан. Ниһаять, бу гаделсезлекне матбугат конференциясендә Путин да танырга мәҗбүр булды: баш һәм гади табибларның хезмәт хакы арасындагы гаделсезлекне бетерү кирәклеге турында өметле сүзләр әйтте.

Хөкүмәт белгечләре бүген яңа кагыйдәләр эшли. Алар гамәлгә кертелгәч, хезмәт хакын төбәк җитәкчеләре дә, баш табиблар да түгел, Мәскәү язган кагыйдәләр билгеләячәк. Һәрбер яңа онытылган – иске, дип әйтәләр бит әле. Кайчандыр бюджеттагылар барысы да хезмәт хакын шулайрак ала иде. Эшләгән эшеңнең күләменә карап, үз хезмәт хакыңны үзең исәпләп була иде. Яңача түләү кертелгәч, андый мөмкинлек бетте, җитәкченең күпме язасын белеп булмый башлады. Бер үк коллективта сөйкемле сөякләр белән сөйкемсезләре аерыла башлады.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, яңадан һәркем өчен мәҗбүри кагыйдәләр кертеп, табибларның хезмәт хакын үтәкүренмәле итәргә җыена хәзер. Шуннан соң төбәк белән төбәк, җитәкче белән түбән баскычта торып эшләүчеләрнең хезмәт хакы арасындагы зур аермалар бетәр дип көтелә.

Бу хакта тулырак "Ватаным Татарстан" сайтыннан укырга була.
Фото: zen.yandex.ru сайтыннан
Читайте нас