+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2019, 12:30

Айгөл Фазыйлованың улы Әмирнең язмышы ничек?

25 декабрьдә яман шеш белән көрәшеп вафат булган Айгөл Фазыйлованың кырыгы узды.

25 декабрьдә яман шеш белән көрәшеп вафат булган Айгөл Фазыйлованың кырыгы узды.

Аның улы Әмирнең язмышына беребез дә битараф түгел. Аның хәзер кайда булуы турында журналист Гөлгенә Шиһапова үзенең инстаграмына язган.
«Кичә Айгөлнең кырыгы узды. Гомер бик тиз үтә. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр төшкә керде ул. Күчтәнәчләр илтеп кайткан көнне, җидесе алдыннан. Бер зур бүлмәдә бүләкләр арасында утырып тора. Миңа карап, елмая. Ә янында тартма - 5 бүләк!

Айгөл хосписта ятканда гел Әмирне сөйли иде. Сентябрь аенда баласына аяк киемнәре алганда да аны кайгыртты. Шөкер, без дә сабыйның күңелен күрергә тырыштык! Кичәге көннән Әмир - яңа өйдә. Аны туганнары алып китте. Бик теләп кайтып киткән!

Айгөлнең абыйсы бернинди акча да кирәкми, туганыбызны үзебез үстерәбез,ди. Димәк, Әмиргә бәхет, сәламәтлек телик!

Аның өчен артык борчылмагыз! Мин аның яхшы, тәртипле, тырыш һәм үрнәк гаиләгә урнашуын бик әйбәт беләм. Әле минем кызларымны каникулларда кунакка да чакырды. Алла бирса, Әмир белән аралар өзелмәс, хәбәрләшеп торырбыз. Ә сезгә чиксез рәхмәт! Барыгызны да яратам. Айгөлем риза-бәхил бул!» - дигән ул.
Фото: саба.рт.ру
Читайте нас