+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2019, 13:37

“Күңел сафлыгым да синнән килә, Бишкураем минем, язмышым...”

Авылда яңа клуб, һичшиксез, булачак.

Кәефебез күтәренке иде, чөнки күптән көтелгән кар явып, машина тәрәзәсеннән тирә-яктагы аклыкка хозурланып килдек. Туймазы районының Бишкурай авылына кергән юлда безне ак шәлен ябынган наратлар каршы алып, озата барды. Ә инде авыл мәдәният йортына килеп җитүгә, бер төркем ир-егет каршы алгач, бөтенләй күңел булды.
Кайбер клублар көчле затларның үзешчән сәнгатькә азрак тартылуыннан зарланганда, менә кайда икән хәзинә! Ә Бишкурайда аларның барысы да җыр-бию осталары булып чыкты. Гармунчыларын аеруча кадерләп йөртәләр икән. Ә күрше бүлмәдә кызлар киенә иде. Тоташ бер тамаша белән каршы алды безне күңел төшенкелегенә бирелә белмәүче Бишкурай артистлары. Алар арасында мәдәният йорты җитәкчесе Лида Закирова бөтерелә. Ун елга якын эшләү дәверендә менә шундый бер гаиләгә диярлек әверелеп беткән тату коллектив туплый алган ул. Бүген барлык чараларны китапханәче Рәмилә Мортазина белән берлектә оештыралар.
Артист апа-абыйларның барысы да “Янгүзәл” фольклор коллективының нигезен тәшкил итә. “Бөркетләр” ир-егетләр һәм “Янчишмә” вокаль ансамбльләрендә җырлаучыларның күпчелеге дә – анда йөрүчеләр. “Ялкын” драма түгәрәгендә рольләргә керү осталыгын да чарлыйлар. Быел районда үткән “Халык энҗеләре” смотр-конкурсында Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган “Кыз урлау” комедиясен күрсәтеп, икенче дәрәҗә дипломга лаек булганнар.
Авылда буыннар бәйләнешенең дәвам итүе дә куанычлы. “Чишмәкәй” бию ансамбленә мәктәп укучылары йөри. Ренат Мөхәммәтов җитәкчелегендәге коллектив төрле конкурсларда җиңүләр яулый. Аның хатыны Илүзә дә коллективка кушылган.
Лида Закирова үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәркайсы турында зур хөрмәт белән, бик җылы итеп сөйли. Аларның һәркайсы, чыннан да, бик зур сәләт иясе икән. Рәзилә Кәримова “Су юлы” фольклор композициясенә сценарий язган. “Хәзер генә җырларын таба, сүз-хәрәкәтен туры китерә белә”, – ди аның турында Лида Мәхәсим кызы. Сәлимә Әхмәтҗанова – элекке мәдәният хезмәткәре, укытучы һәм ул шулай булып калган да. Искиткеч итеп җырлый Сәлимә апа. Гомумән, гаиләсендә дә, балалары-оныклары өчен дә бөтен яклап та килгән ул. Алдагы елга “Балан җыю бәйрәме” композициясен әзерләүне тәкъдим иткән һәм шуның өстендә эшли. Фәнилә Шәрипова белән Клара Сираева җырчылар гына түгел, коллективның терәге дә. Сабыр, тыныч, алтын куллы алар. Фәзит Сәгадиев күрше Ярмунча авылыннан килеп йөри, 5-6 чакрым араны “ә” дигәнче үтә. Биш ел элек Туймазыдан күчеп кайткан Фәрит Газидуллин шундук мәдәният учагына килеп кушылган, шигырь дә сөйли, хатыны Расиха апа белән җырларга да йөриләр. Сәнгатьнең, бердәмлекнең тәэсир көчеме, умыртка баганасына операция ясаткан Рита Галиуллинага шулай чыгышлар ясап йөрү таягын ташларга ярдәм иткән. Аны ире Мәҗит абый көн саен диярлек клубка төшереп куя икән. Лена Яушева ­– күбрәк драма артисткасы, рольгә тиз керә һәм инандыргыч итеп уйный икән. Бишкурайда башкару осталыгын район бәйгеләрендә күрсәтүче ир-егетләр дә бар. Авылның хөрмәтле кешесе Флүз Хәбибуллин үз вакытында композитор Әкрам Даутовка җырларга йөргән, Факил Латыйпов та моңлы җырчы. Алар икесе дә бик күп конкурслар лауреатлары.
Бишкурай – гармунчыларга бай авыл. Кайбер төбәкләрне көнләштерердәй өч баянчы яши анда. Мәхәсим Гыйльмиәхмәтов – һөнәре буенча укытучы. Шулай ук укытучы Разит Сөләйманов белән Фәнил Рамазанов, өздереп уйнау белән беррәттән, матур итеп җырлыйлар да икән. Фәнил синтезаторның да “телен” белә. Әлеге баянчылар триосы “Таймантау моңнары” район конкурсында номинациядә җиңүче булган.
Менә шундый башлап йөрүчеләргә авыл халкы да кушылып, ямьле җәйләрдә Бишкурайда сабантуйлар, бәйрәмнәре гөрли, якташлар, авылдашлар очрашулары уза.
Менә шулай бер-берсен тулыландырып, бердәм коллектив булып укмашкан сәнгать сөючеләрнең дә, аларны оештыручыларның да, авыл хакимияте башлыгы Светлана Мөхәммәтьярованың да, гомумән, бишкурайлыларның барысының да бер уртак теләге бар. Авыл мәдәният йортында бөтен нәрсә бар кебек, музыкаль аппаратура, сәхнә киемнәре һәм башкасы, тик ...сәхнә үзе генә юк. Түбә белән проблемалар булу сәбәпле, мәдәният йорты бинасының фойе ягы гына ачыла. Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов килеп, хәлләр торышын күреп киткән. Шушындый сәнгать сөюче, дәртле дә, илһамлы да кешеләре булганда, район җитәкчелеге ярдәм итү теләге белән төрле мөмкинлекләрне барлаганда, һичшиксез, авылда бер мәдәни учак калкып чыгар дигән ышанычта калабыз. Айдар Рифгать улы алдагы елда бу мәсьәлә хәл ителәчәк, авылда калкып чыгачак яңа үзәктә клуб та, хакимият тә урнашачак, дип ышаныч белән әйтте. Ә аның сәхнәсендә тәүге тамаша-очрашуларның берсе “Кызыл таң”чылар белән булачагына да шигебез юк.
Читайте нас