Бәйрәм кәефен бозмас өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәү зарур
Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең Террорчылыкка каршы комиссиясенең һәм Оператив штабының берлектәге утырышын үткәрде. Анда катнашучылар Яңа ел бәйрәмнәрендә хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
— Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аларга әзерлегебезне тикшерергә, оператив бурычлар куярга кирәк, — диде Радий Хәбиров. — Республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтәчәк 200гә якын зур чарада 500 меңнән артык кеше катнашачак. Без аларның иминлеген, хокук тәртибен, гражданнарның террорчылык хәвефеннән якланганлыгын тәэмин итәргә тиеш. Хәвеф-хәтәрләргә һәм янауларга оператив рәвештә реакция белдерергә, ә иң яхшысы — аларны булдырмаска кирәк. Безнең бурыч — моны тыныч, сиздермичә эшләү. Халык бәйрәмне тоярга, ял итәргә, киләсе хезмәт елы алдыннан матур тәэссоратлар алырга тиеш.Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев хәбәр итүенчә, Яңа ел төнендә 3 меңгә якын полиция хезмәткәре тәртип саклаячак. Көчәйтелгән нарядлар Раштуа алдыннан да халык җыелган урыннарга чыгачак.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе башлыгы Марат Латыйпов балалар катнашлыгындагы бәйрәмнәр узачак 349 мәйданчыкның ведомство хезмәткәрләре тарафыннан аерым исәпкә алынуын белдерде. Пиротехника сату урыннары да контрольдә тотыла. Яңа ел каникуллары вакытында 3 меңгә якын кеше һәм 900 берәмлек техника дежур торачак.
Утырышта, шулай ук, террорчылыкка каршы муниципаль комиссияләр эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елга эш планы расланды.
Кичә Кырмыскалы районында үткән киңәшмә дә Яңа ел бәйрәмнәрендә хокук бозуларны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү мәсьәләләренә багышланды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов алып барды.
Чарада Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, шушы көннәрдә хезмәттә булачак участок инспекторлары эшчәнлеге, юл хәрәкәте хәвефсезлеге торышы мәсьәләләре каралды.
Билгеле булуынча, Яңа ел бәйрәмнәрендә спиртлы эчемлекләр сату чикләнәчәк. Димәк, ялган аракы сатучылар активлашырга мөмкин. Киңәшмәдә шушы хәлне булдырмауга юнәлтелгән кисәтү чаралары турында чыгышлар яңгырады. Ә бу максатка халыкны, бигрәк тә яшьләрне төрле чараларга җәлеп итеп, кызыксындырып кына ирешеп була. Шуңа да шәһәр һәм районнарда бәйрәм көннәрендә байтак спорт, физкультура-савыктыру, мәдәни чаралар планлаштырылган.
Җитәкчелек халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча җитди чаралар күрсә дә, күп нәрсәнең үзебезгә бәйле икәнлеген онытырга ярамый.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шушыларны мотлак исегездә тотыгыз:
— Иң элек фатирыгызны бәла-казадан саклагыз. Чыршы җылыту батареясыннан, мичләрдән, шәмнәрдән ераграк куелырга тиеш. Аны тиз янып китә торган уенчыклар белән бизәргә ярамый. Гирляндалар да янгынга сәбәпче була ала, аларның төзеклеген ныклап тикшерегез.
— Пиротехник эшләнмәләрне урамда гына кулланырга мөмкин. Бенгаль шәмнәрен, хлопушкаларны һәм петардаларны фатирларда һәм башка биналарда куллану тыела.
— Бүген террорчылык буш сүз түгел. Халык күпләп җыелган урыннарда аеруча игътибарлы булыгыз, балаларыгызны да сак булырга өйрәтегез.
— Кышын автомобиль юллары янындагы таулардан чанада һәм чаңгыда шуу хәвефле. Баланы чанада тартасыз икән, юлдан читтәрәк барыгыз, ә юлны кисеп чыкканда аны кулыгызга алыгыз.
— Быел кыш әллә ни салкын түгел. Шуңа да елга-күлләрдә сулар туңып өлгермәгән булырга мөмкин. Боз өстенә чыкмаска тырышыгыз, бигрәк тә балаларыгызны саклагыз.
Яңа ел бәйрәмнәрен имин, күңелле һәм файдалы итеп үткәрик, дуслар!