Тугызынчы сыйныфта укучы малай укытучы хатынны мәктәпкә бара торган юлда сагалап торган.
Бүген Свердловск өлкәсендә бер укытучыны имгәткәннәр.
Тугызынчы сыйныфта укучы малай аңа чүкеч һәм кайчы белән һөҗүм иткән. Бу турыда Лайф.ньюс сайтына хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.
Чыганак сүзләренчә, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы балаларга шигырь ятларга куша. Ул икеле кую, имтиханга кертмәү белән яный. Бу хатын үсмернең сыйныф җитәкчесе дә була. Ачуы чыккан малай укытучыдан үч алырга җыена.
Бүген иртәнге якта ул аны мәктәпкә бара торган юлда көтеп тора. Үзе белән чүкеч һәм кайчы да алып килә. Малай укытучыга кимендә биш тапкыр чүкеч белән суга. Әмма соңгысы баланың кулыннан чүкечне тартып алырга көч таба.
Шуннан соң хатынны дәваханәгә озаталар, аның башы имгәнгән. Баланы психиатрия дәваханәсенә җибәргәннәр.