+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 декабрь 2019, 19:45

Туганнары Элинаның үлем сәбәбенә ышанмый

Венгриядә үлгән якташыбыз, пианистка Элина Вәлиеваны Русиягә кайтару өчен зур суммада акча кирәк.

Венгриядә үлгән якташыбыз, пианистка Элина Вәлиеваны Русиягә кайтару өчен зур суммада акча кирәк.

Кызның туганнары һәм якыннары Башкортстаннан ярдәм сорый. Гаиләнең андый акчасы юк.

Бу фаҗига шушы көннәрдә Будапештта арендага алынган фатирларның берсендә булган. Элина Европага егете белән бергә китә: ял көннәренә алар анда фатир арендалый. Элина душ кабул иткән арада, рәсми фараз буенча, бүлмәгә газ исе тарала. Пианистка аңын югалта. Аның җансыз гәүдәсен егете таба.

Әмма туганнары бу фаразга һич тә ышанмый.

"Без әле дә нәрсә булганын төгәл генә белмибез. Гомумән, миңа газ һәм ванна үзара берничек тә бәйләнә алмый кебек тоела. Элинаның егете, аның үле гәүдәсен табып, ашыгыч ярдәм чакырткан", - ди кызның абыйсы Ришат Вәлиев.

Әле гаилә авыр финанс хәлендә. Элинаның җәсәден Ватанына алып кайту өчен зур акча кирәк. Туганнары битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.
Фото: "Башньюс"
Читайте нас