Бала тудру йортыннан чыгучы әниләргә бүләк тапшыру кебек күркәм йола республикада күптән яшәп килә. Ә менә киләсе елның мартыннан бүләкләр тагын да саллыланачак. Аңа янгын хәвефен искәртү җиһазы да өстәләчәк.
Әлеге кечкенә җиһаз, ут чыкканда хәбәр салып, гомерләрне коткарып калу өчен эшләнгән. Мондый прибор республикада янгын вакытында 300дән артык кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм иткән. Коткарылганнарның яртысы диярлек - балалар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, бу прибор башта аерым категориядәге гаиләләргә генә бушлай бирелгән, ә яңа елдан ул яңа туган сабый өчен бүләкләр җыелмасында тапшырыла башлаячак.