+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 декабрь 2019, 13:35

Балтач үз чемпионнарын зурлады!

Районда “2019 ел чемпионнары парады” узды.

Декабрь — узып баручы елга нәтиҗәләр ясый, ирешелгәнне, уңышларны барлый торган чор. Бу җәһәттән республиканың Балтач районында күркәм традиция яшәп килә - район Мәдәният сараенда ел саен “Чемпионнар парады” уза. Бу чарада зур сәхнәдән ел дәвамында район үсешенә өлеш керткән кешеләр билгеләп үтелә.
Шушы көннәрдә үткәрелгән “Балтач районының 2019 ел чемпионнары парады”нда сәхнәдә “Башкортстан Республикасының 100 еллыгы" юбилей медале ияләрен, төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешкән укытучыларны һәм укучыларны, оешмалар хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен, спортчылар һәм тренерларны хөрмәтләделәр. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яза.

"Район үсешенә өлеш керткән һәркем билгеләп үтелде. Бүген, шулай ук, авыл биләмәләре, оешмалар һәм халык арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсында җиңүчеләр дә тәбрикләнде. Уңышларга бай 2019 елга рәхмәт әйтеп, 2020 елга аяк басабыз! Яңа казанышлар, балтачлылар!" — дип яза Илгиз Әхвас улы.

Парад Иске Балтач авылының төп мәйданында дәвам итте. Театрлаштырылган тамаша, Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады, уеннар, җыр-биюләр, чыршы утларын кабызу һәм, әлбәттә, салют — бу чара район халкының бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Фото: Район хакимияте башлыгының социаль челтәрләрдәге битеннән.
Читайте нас