Аның утларын баш инспектор Динар Гыйльметдинов үзе кабызган.
Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре баш инспектор Динар Гыйльметдинов җитәкчелегендә Яңа ел алдыннан Бөтенрусия флешмобын башлап җибәрде. Алар үзенчәлекле автомобиль чыршысы ясаган.
Чыршы “төзү” акциясендә 50гә якын автомобиль катнашкан. Юл полицейскийлары шул рәвешле водительләрнең игътибарын юл хәрәкәте хәвефсезлеге темасына җәлеп итәргә тели. Чынлыкта бу күренеш бик чагу һәм матур килеп чыккан.
Башкортстанның баш инспекторы Динар Гыйльметдинов эстафетаны Русиянең башка төбәкләренә тапшырды.
Фото: социаль челтәрләрдән.