Мәскәүдәге "Пятницкий" зиратында Децл тәхәллүсе астында билгеле булган рэп-башкаручы Кирилл Толмацкийның кабере янган. Бу хакта артистның әнисе хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, янгын католик раштуасында, 26 декабрьгә каршы төндә булган. Ирина улы кабере янына килгәч, аны күмергә калган тәре һәм яндырылган койма каршы алган.
Зират сакчылары, янгын кабергә көн саен килүче фанатларның саксызлыгы аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип саный.
Үлгәч тә тынгылык юк кешегә...