Баймакта бертуганнарны машина бәрдергән.
Бүген Баймак шәһәренең Стаханов урамында апалы-энеле бертуганнарны машина бәрдереп киткән.
34 яшьлек хатын шунда ук үлгән, ә 27 яшьлек энесе дәваханәгә эләккән. Якынча мәгълүматлар буенча, җәяүлеләр машина юлына чыккан була. Алар исерек булган, дигән фаразлар да бар.
Кеше таптаткан водитель юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Ә бераздан фаҗига урынына кире әйләнеп килгән. Ул урындагы 34 яшьлек эшкуар булып чыга. Экспертиза аның эчкән булуын күрсәткән.
Юл инспекторлары ачыклавынча, ул үзенең "OpeL Mokka" машинасында якындагы кафе ягыннан килгән була.