+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 декабрь 2019, 13:45

Котлы булсын өегез!

Балтач районында 18 гаилә фатир ачкычлары алды.

Кичә, 26 декабрьдә, 18 гаиләгә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча Иске Балтач авылының Гагарин урамындагы ике яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Бу хакта район хакимияте сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов, Иске Балтач авылы биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәммәтов, төзелеш эшләре подрядчысы, малтабар Илшат Галлямшин катнаштылар.

— Яңа ел алдыннан бу - икеләтә бәйрәм. Сезне өй туегыз белән котлыйбыз! Хыялыгызның тормышка ашуына без бик шат! Яңа өйдә озак һәм бәхетле яшәвегезне телибез! Нигезегез нык, яңа йортыгыз уңайлы, җылы булсын! — диде, ачкычларны фатир хуҗаларына тапшырып, Илгиз Субушев.
Фото: Район хакимиятенең рәсми сайтыннан.
Читайте нас