Яңа проектны Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә башлап җибәрә.
8 гыйнварда Уфадагы Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә “Иске төрки телен өйрәнү курсы” дигән яңа проект башлап җибәрә. Дәресләрне китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов алып барачак.
Курсларны ачу тантанасына республиканың Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, Башкортстан Милли музее генеральный директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат Зөлкарнәев чакырылган.
“Иске төрки тел — революциягә кадәр чорда башкорт, татар һәм башка халыкларда “Идел буе төркиләре " дип аталган язма тел була, — дип аңлата курсларны оештыручылар. — Билгеле булуынча, революциягә кадәр архивлар, шул исәптән халык санын алу, генеалогик язмалар да иске төрки телдә теркәлгән».
Оештыручылар раславынча, иске төрки телне белү ватандашларыбызга шәҗәрә төзегәндә нәсел язмаларын өйрәнүдә ярдәм итәчәк.