Тиздән Яңа ел. Бәйрәмне күпләр исерткеч эчемлекләрсез күз алдына китерә алмый, кызганычка каршы. Шуңа бүгенге киңәшләребез "Яңа елда ничек итеп исерми калырга?" дигән темага.
Белгечләр дөрес итеп эчәргә кирәк ди. Ничек була соң ул дөрес итеп эчү?
Бәйрәм алдыннан төндә йокыгыз туйганчы йоклагыз. Начар кәефтә яки арыган булсагыз, "яшел елан" сезне тиз буып салачак. Активлаштырылган күмер эчеп куегыз. 10 кг гәүдә авырлыгына 1 төймә дару. Тиешле күләмдәге төймәләрнең яртысын бәйрәмгә 3-4 сәгать кала эчегез. Бер кашык үсемлек мае эчеп куйсагыз да була. Ул организм күзәнәкләренә алкогольне тиз генә сеңдермәячәк. Бәйрәм табыны артына утырганчы ач та йөрмәгез, ашап алырга кирәк. Тулы ашказанына алкоголь “йомшак” сеңәчәк. Камыр ризыгы яки сөт продуктлары ашау яхшы.
Төрле алкоголь продукциясен бутарга ярамаганлыгы турында инде беләсез. Шәрабның тәэсирен бәрәңге белән ит һәм тозлы кыяр-помидор акрынайта икән.
Артык рюмка эчелсә, бераз гына лимон согы эчеп куегыз.
Бөтенләй эчмәсәгез, тагын да яхшырак – аек баштан теләнгән теләкләр дә тизрәк кабул булыр!