+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 декабрь 2019, 09:40

Уфалылар Башкортстан Башлыгы сайлауны елның иң мөһим вакыйгасы дип атады

Superjob үзәге Русия мегаполисларында яшәүчеләрне аларның шәһәрендә 2019 елда булган иң мөһим вакыйгалар турында сораштыру үткәрде.

Superjob үзәге Русия мегаполисларында яшәүчеләрне аларның шәһәрендә 2019 елда булган иң мөһим вакыйгалар турында сораштыру үткәрде.
Башкалабызда үткәрелгән сораштыру барышында 2019 елның Уфада яшәүчеләргә беренче чиратта Башкортстан Башлыгын сайлаулар белән истә калганлыгы ачыкланды. Респондентларның 39 проценты республика Башлыгы сайлауларын елның төп вакыйгасы дип атады.
28 процент кеше республиканың 100 еллыгына һәм Шәһәр көненә багышланган чараларны 2019 елның иң мөһим вакыйгасы дип атаган.
Узып баручы ел респондентларның 9 проценты өчен автомобиль юлларын ремонтлау һәм Агыйдел елгасы аша күпер төзелү белән истә калган. Уфаны төзекләндерү эшләрен халыкның 7 проценты билгеләп үткән.
Пенсия яшен арттыру сораштырылучыларның 5 проценты өчен 2019 елның төп вакыйгасы булды. 9 Май бәйрәме Уфада сораштырылучыларның 4 процентының исендә калган.
Респондентларның 2 проценты узып баручы елның төп вакыйгасы дип КХЛ уеннарын, экологик проблемаларны һәм транспорт паркын яңа автобуслар белән тулыландыруны атаган, дип яза "Башинформ".
Читайте нас