+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Декабря 2019, 14:25

ЮХХДИ “шторм”лы Яңа ел төне турында кисәтә

Башкортстан юлларында һава шартларының начараюы күзәтелә. Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе, синоптиклар мәгълүматына сылтама ясап, Яңа ел төнендә шторм кисәтүе гамәлдә булачак, дип хәбәр итә.

Башкортстан юлларында һава шартларының начараюы күзәтелә. Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе, синоптиклар мәгълүматына сылтама ясап, Яңа ел төнендә шторм кисәтүе гамәлдә булачак, дип хәбәр итә.
"Кар явуы һәм көчле җил фаразлана. Җил секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бозлавык көтелә. Республиканың күп районнарында көчле кар явуы фаразлана, ә кайберләрендә буран көтелә», - дигән мәгълүмат бирделәр ведомствода.
Машина йөртүчеләргә ведомство дистанцияне һәм тизлек режимын сакларга, җәяүлеләргә юл кичүендә игътибарлы булырга киңәш итә.
"ЮХХДИ хезмәткәрләренең эше бәйрәм көннәрендә Уфада да, федераль һәм республика автомобиль юлларында да ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Юлларда штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә ЮХХДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез, яки дежур частька 235-84-02, 233-27-31 телефоннары аша шалтыратыгыз”, - дип мөрәҗәгать иттеләр гражданнарга Дәүләт автоинспекциясеннән.
Читайте нас