Акция дөрес йөгерү мәктәбенә нигез салучы Владислав Ливинчук тарафыннан оештырылган. Быел ул «TERRA ZIMA» фестивале кысаларында үтте. Катнашучылар махсус тактада ел дәвамында үтәячәк вәгъдәләрен язып, Кәрвансарай (Гостиный двор) яныннан 2020 метр араны йөгереп килде. Чарада спортчылар да, гади кешеләр дә, балалар да катнашты.
Саф һавадагы күңелле чарада катнашучыларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рима Баталова, йөгерүне оештыручылар сәламләде. Алар уфалыларны һәм башкала кунакларын Яңа ел белән сәламләде һәм уңышлар теләде.
Марафоннан соң Русия халыкларының кышкы милли уеннары оештырылды.