Декабрьнең соңгы эш көне тәмамлана.
Ел буе без күп һәм тырышып эшләдек, күпсанлы иске проблемаларны, яңа мәсьәләләрне хәл итеп. Һәм иң мөһиме - яңа, динамик, көндәшлеккә сәләтле Башкортстан контурларын формалаштырдык. Нәрсәдер килеп чыкты. Шул ук вакытта мин дөресен әйтәм, кайдадыр барып җитмәдек. Ләкин без моны танырга курыкмыйбыз һәм алга таба барабыз.
Мин ышанам ки, безнең республика ярлы түгел һәм кешеләр яхшырак яшәсен өчен зур ресурсларга ия. Ә моның өчен бер генә шарт кирәк - һәркем үз урынында намус белән эшләсен.
Бүген мин сезгә үземнең эш кабинетымнан мөрәҗәгать итәм. Әйе, ул шактый уңайлы. Әмма монда мин хезмәттәшләрем белән күп кенә катлаулы киңәшмәләр уздырдым, республиканың иң кискен проблемаларын хәл итәргә тырыштым.
Минем өчен Башкортстан - бер зур тату гаилә. Бездә - тыныч, яхшы, ачык һәм бик яхшы кешеләр. Сезнең лаеклы тормышыгыз турында кайгырту - төп максат һәм эшемнең төп мәгънәсе. Һәм мин якынлашып килүче Яңа елның һәр гаиләдә алдагысына караганда бәхетлерәк булуын телим. Һәм без Хөкүмәт белән бергә моның өчен барысын да эшләячәкбез.
Яңа ел белән, кадерле дуслар!" - диде республика Башлыгы Яңа ел котлавында.