+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 декабрь 2019, 21:00

Владимир Путин Русия халкын Яңа ел белән котлады

Мәскәү Кремле фонында басып, Русия Президенты Владимир Путин Яңа ел уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

Мәскәү Кремле фонында басып, Русия Президенты Владимир Путин Яңа ел уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
Чыгыш барышында Русия лидеры ил халкын Яңа ел белән котлады, шулай ук аларга тынычлык, сәламәтлек, иминлек, дәүләтебезнең чәчәк атуын һәм үзара аңлашуны теләде.
"Хөрмәтле Русия гражданнары, кадерле дуслар, тиздән 2020 елга аяк басачакбыз. Без сезнең белән XXI гасырның өченче унъеллыгы бусагасында. Без көчле, динамик, каршылыклы заманда яшибез", - дип билгеләде Владимир Путин.
Моннан тыш, ул ватандашларын "Русия уңышлы үсеш алсын һәм безнең тормышта барысы да яхшы якка гына үзгәрсен өчен барысын да эшләргә" чакырды.
"Безнең шәхси планнар, хыяллар Русиядән аерылгысыз. Аның бүгенгесе һәм киләчәге һәркайсыбызның тырышлыгына һәм керткән өлешенә бәйле. Безнең бердәмлек - иң югары максатларга ирешү нигезе ул", - диде Владимир Путин.
Президент искә төшергәнчә, 2020 елда русиялеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. "Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен, өлкән буын кешеләрен, авыр сынаулар аша узган барлык кешеләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм", - диде ул.
Владимир Путин шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәм дусларча аралашуның җылылыгын бәяләргә, башкаларга ярдәм итәргә омтылырга чакырды. Ул русиялеләргә бәхет һәм сәламәт теләде. "Ә һәр сабый үзенең иң яраткан бала икәнлеген белсен", - дип йомгаклады Президент.
Читайте нас