Кадерле дуслар! "Кызыл таң" укучылары! Сезне чын күңелдән өр-яңа 2020 ел белән кайнар котлыйбыз! Өр-яңа сөенечләр, бетмәс шатлыклар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез! Тугры дуслык өчен рәхмәт сезгә! Алдагы елларда да бергә булыйк!
Яңа елда яңа инде,
Бар да яңа...
Бураннар да, җил дә яңа
Кар да яңа.
Бу буранлы урамнар да
Яңа, яңа...
...Яңа елга керәм тагын
Яна-яна,
Керәм тагын
Дулкынланган йөрәк белән,
Былтыргы шул иске теләк белән.
Үткән елда тулмый калган
Дөньям белән,
Аңа җитми калган мең төс,
Мең ямь белән.
Теләгемдә – бәхет, саулык,
Һаман уңыш.
Үткән елда булмый калган
Матур тормыш.
Әй, теләкләр...
Һәр ел саен
Күпме иде...
Яңа еллар йөрәгенә
Үтми килде.
Җан көткәнчә килгән еллар
Һаман юклар.
Һаман көтү...
Әй, бу бетмәс
Сабырлыклар!
Бу Яңа ел, башкача бул,
Өр-яңа бул!
Сине көткән кешегә бул,
Дөньяга бул.
Дөньяның бул саф сулышы,
Иркен тыны.
Бул, ниһаять, сабырлыкның
Сары алтыны!