Былтыр 31 декабрьдә Магнитогорскида бер йорт шартлаган иде.
Анда бик күп кеше һәлак булды, ә ун айлык Ваня Фокин хәрабәләр арасыннан шартлаудан соң 30 сәгать үткәч табылды.
Ел буе табиблар сабыйның имгәнгән аягын дәвалады. Башта аңа ампутация янаган иде, ләкин үз һөнәренең осталары аны саклап кала алган.
Бу Яңа елны Ваня һәм аның гаиләсе яңа фатирда каршылаган. Ваня инде йөгереп йөри, ә бәйрәмнәрдән соң малай беренче тапкыр балалар бакчасына китәчәк.