+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 гыйнвар 2020, 09:35

Уфада Венгриядә һәлак булган пианистка Элина Вәлиева белән хушлашалар

Бүген Уфадагы Көньяк зиратта пианистка Элина Вәлиеваны соңгы юлга озаталар.

Бүген Уфадагы Көньяк зиратта пианистка Элина Вәлиеваны соңгы юлга озаталар.

Чара 13:00 сәгатьтә башлана. 27 яшьлек кызны Көньяк зиратта җирләячәкләр.
Элегрәк "Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Элина Вәлиева 23 декабрьдә һәлак булган. Пианистканың гомере Будапештта арендаланган фатирда өзелә. Ул Венгрия башкаласына үзенең егете белән ял итәргә бара. Элина душка кергәч, газга агуланып үлә.

Элина Уфа махсус музыка көллиятен тәмамлаган талантлы музыкант (педагогы - Лия Кәримова), төрле конкурслар лауреаты, Русия Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Президенты стипендиаты, Русия Мәдәният фондының Халыкара хәйрия программасы һәм «Яңа исемнәр» Халыкара хәйрия фонды, «Сәләтле балалар» фонды стипендиаты иде.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Элина. Туганнарыңа Ходай сабырлык бирсен.
Читайте нас