Волонтерлар 56 яшьлек Илдар Халиковны эзли.
Бүген Уфада волонтерлар хәбәрсез югалган 56 яшьлек Илдар Халиковны эзләргә чыкты. "Лиза Алерт. Башкортстан” төркемендә хәбәр итүләренчә, ир 3 гыйнварда өеннән чыккан һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Аның буе - 185 см, уртача гәүдәле, кыска агарган чәчле, коңгырт күзле.
Югалган көнне кара куртка, зәңгәр джинсы, бәйләнгән соры башлык кигән булган.
Илдар Халиковның кайда булуын белүчеләр булса, 8 (800) 700-54-52, яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.