Уфада бүген Раштуа уңаеннан бик күп чаралар әзерләнгән.
Алар "Башкирия" Лайфстайл үзәге, "Моторостроитель" мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда һәм Шакша микрорайонында оештырыла.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле активлык зоналары булдырылган. Аерым алганда, спорт уеннары, конкурслар, балалар өчен мастер-класслар һәм һөнәрчелек күргәзмәсе уза. Бәйрәм чарасына килүчеләр үзенчәлекле көнкүреш предметлары булдыру тарихы һәм халык гореф-гадәтләре белән танышып кына калмый сувенир продукция дә сатып ала алалар.
Моннан тыш, җәмәгать туклануы предприятиеләре тарафыннан мич һәм мангалда әзерләнгән ризыкларның киң ассортименты тәкъдим ителгән. Чараның концерт өлешендә "Русь" урыс җырлары ансамбле, "Мирас" фольклор җыр һәм бию ансамбле солисты Алена Завьялова һәм башкалар катнашачак.
Кич белән "Моторостроитель" мәдәният сарае каршындагы мәйданда open air форматында "Раштуа очрашулары" узачак.