+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 гыйнвар 2020, 07:00

Бер авариядә дүрт бала имгәнгән

Кичә Салават районында Кропачево-Мәсәгуть-Ачит юлында хәтәр авария булган.

Кичә Салават районында Кропачево-Мәсәгуть-Ачит юлында хәтәр авария булган.
"Peugeot" һәм "Hyundai Accent" машиналары бәрелешкән. Беренче машина руле артында - Чиләбе өлкәсендә яшәүче 41 яшьлек, икенчесендә Салаватта яшәүче 40 яшьлек ир-ат була. Нәтиҗәдә, "Peugeot" машинасының ике пассажиры: 36 яшьлек хатын һәм 15 яшьлек кыз, шулай ук "Hyundai" автомобиленең 38 яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләре алган.
Дәваханәгә барлыгы 9 кеше китерелгән, шуларның дүртесе - балалар. Авария турында тулырак мәгълүмат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында биреләчәк.
Фотр: Уфа1.ру
Читайте нас