Танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормышында тагын ни булган?
Рөстәм Нәбиев күптән түгел ике якын кешесен югалтты. Башта аның дусы Марсель Имангулов яман шеш авыруыннан Израильдә вафат булды. Ул аның өчен җан атып торды, "Инстаграм" челтәрендә подписчикларыннан Марсельга акчалата ярдәм күрсәтүне сораган иде.
Ә күптән түгел Рөстәмнең картәтисе дә үлде. Ул да яман шеш белән авырый иде.
Берничә көн Рөстәм Интернет челтәреннән югалды. Кичә ул подписчиклары белән элемтәгә чыгып, аларга юату сүзләре язган өчен рәхмәт белдереп, "быелга начар яңалыклар беткәндер дип ышанам", - дип язган.
Чыннан да Рөстәм өчен начар яңалыклар беткәндәр. Арытаба аның тагын бер баласы тууы көтелә. Табиблар бәби 23 гыйнварда дөньяга килер дип фаразлый