Бүген Дүртөйле районы Аргамак авылында билгеле журналист, язучы, озак еллар "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе булып эшләгән Әгъзамов Эдуард Лотфый улын җирләү узды. Матәм чарасында мәрхүмнең балалары, туганнары, Башкортстан Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзалары катнашты.
- Эдуард Лотфый улы озак еллар гәзитебезнең үз хәбәрчесе вазыйфасын башкарды, - дип сөйләде чыгышында "Кызыл таң" вәкиле Миләүшә Латыйпова. - Даими командировкалар белән бәйле тынгысыз журналист эшен ул бар күңелен, сәләтен биреп, фидакарьлек белән башкарды. Аның үткен каләме астыннан чыккан актуаль мәкаләләр, повесть-хикәяләр гәзитебезнең алтын фондына кереп калды.
- Эдуард Әгъзами миңа Башкортстан Язучылар берлегенә керергә фатыйха биргән шәхесләрнең берсе булды, - дип истәлекләре белән уртаклашты шагыйрә Светлана Васикова. - 2012 елда Дүртөйле район үзәк китапханәсендә юбилее уңаеннан аның белән очрашу узды. Шушы чара кысаларында без, бер төркем каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре дә тикшерелде. Минем шигырьләремә Эдуард Лотфый улы яхшы бәяләмә бирде. Арытаба китабым "Китап" нәшриятында басылды. Эдуард ага мөлаем, ярдәмчел кеше булып истә калды.
- Әтиебез гадел шәхес иде. Безне акны-карадан аерырга өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе биреп үстерде. Соңгы көненә кадәр актив тормыш рәвеше алып барды. Үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. Сиксәннән өстә булса да, ул безнең өчен зур таяныч иде, - диде кызлары Ләйлә һәм Әлфия.
Мәрхүмнең гәүдәсен җир куенына тапшыру йоласын Рөстәм хәзрәт Хәмәтдинов бөтен шартын китереп башкарды. Эдуард Әгъзами үзенең туганнары, моннан егерме җиде ел элек вафат булган хәләл җефете янына җирләнде.