Истәлекле дата белән аларны балалары һәм күпсанлы оныклары белән бергә район дәрәҗәсендә дә ихлас котладылар. Районның үзәк китапханәсендә бу уңайдан тантаналы кичә үтте. Анда “Алтын туйларын” билгеләгән Рида һәм Корбангали Мостафиннар, Ләйлә һәм Динар Галимовлар да тәбрикләнде. Электән килгән гадәт буенча, юбилярларга республика һәм район җитәкчеләренең Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кичә өлкән парларга багышланган концерт номерлары белән үрелеп барды. Шунысы үзенчәлекле, музыкаль чарада юбилярлар да актив катнашты, алар үзләре яраткан яшьлек җырларын башкарды.
Фото Бүздәк районы хакимияте сайтыннан.