+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 гыйнвар 2020, 08:30

Әнисе сабыен балконда йоклатып калдырган...

Бу көнне шәһәрдә 15 градус салкын булган.

Бу көнне шәһәрдә 15 градус салкын булган.
Хабаровск өлкәсенең Амурдагы Николаевск шәһәрендә җиде айлык бала вафат булган. Аны анасы балконда калдырган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.
Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 5 гыйнварда иртә белән баланы анасы коляска белән балконга чыгарып куя. Ул сабые саф һавада йоклап алсын дип уйлый. Аннары биш сәгатьтән соң бу хатын баласының үлгәнен абайлап ала.
Баланың салкында өшеп үлгән булуы ихтимал, чөнки, синоптиклар мәгълүматы буенча, бу көнне шәһәрдә 15 градус чамасы салкын була. "Нәни баланы үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше ачылган, дигән хәбәр бар.
Фото: Пиксабай.ком
Читайте нас