+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 гыйнвар 2020, 07:25

Сибайда профилактик рейдлар үтә

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе карары нигезендә Сибай шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәрендә профилактик рейдлар үткәрелә.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе карары нигезендә Сибай шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәрендә профилактик рейдлар үткәрелә.
Рейдлар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы имин булмаган гаиләләр буенча расланган график нигезендә уздырыла.
7 гыйнварда профилактик чарада “Гаилә” көньяк-көнчыгыш районара үзәге белгечләре, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, опека һәм попечительлек бүлеге һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай шәһәре буенча бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Барлыгы 31 бала тәрбияләнүче 12 гаилә тикшерелгән. Рейд барышында ата-аналарның исерек хәлдә булу очраклары теркәлмәгән. Рейдта катнашучылар кайбер фатирларда электр чыбыкларын алыштырырга, ә гаиләләрнең берсендә газ баллонын торактан читтәрәк урнаштырырга киңәш итте.
Читайте нас