Уфада яңа елның беренче көнендә 24 яшьлек Валерия Хлобыстова югалган.
Аның туганнары Башкортстанның битараф булмаган барлык кешеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хатын өйдән көндез чыгып киткән һәм шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Беренче булып ире чаң суга, хатынны кечкенә улы да көтә.
Хәзер аны полиция эзли, ә туганнары социаль челтәрләргә мөрәҗәгать иткән. Алар хатын тиз арада табылыр дип өметләнә. Валериянең ни өчен өйдән беркемне дә кисәтмичә чыгып китүен туганнары да аңлый алмый.
Валерияны күргән, яки аның кайда була алуын белгән һәр кеше 8-919-615-07-15 телефоны буенча хәбәр итсен иде.