Уфада яшәүче 24 яшьлек Валерия Хлобыстовны бер атнадан артык эзләүләре турында язып чыккан идек инде. Ике бала әнисе 1 гыйнварда көндез өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Ул көнне аның ире ярты сәгатькә кенә өйдән чыга, ә кайтуына хатыны булмый.
Валерия турында бүгенгәчә бернәрсә дә билгеле түгел иде. Күптән түгел шунысы ачыкланды: аңа бик тә охшаган кешене башка ир-егет белән күргәннәр. Алар икесе эләккән видеоязманы Валериянең ире " КП-Уфа” басмасына җибәргән.
Видеокадрларда яшь хатынның билгесез ир-егет озатуында бинага кереп баруы күренә. Хатынның иңендә юл рюкзагы. Валериянең ире белдерүенчә, аңа хатынының Башкортстаннан китәргә уйлавы, Ижауга җыенуы турында хәбәр килеп җиткән.
Фото: Социаль челтәрләрдән.