+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 гыйнвар 2020, 12:50

Бөек Җиңүнең юбилей елы яңа җиңүләр елы да булсын!

Аларның кайберләренә старт бирелде дә индеИлдә дә, республикада да Яңа ел бәйрәмнәре тантана итә. Башкортстанда алар быел аеруча зур тантаналылык, мәдәни һәм спорт чараларының, киңкатлам халык катнашлыгында узган урам бәйрәмнәренең күплеге белән аерылып тора. Башкаланы гына алганда да, бер мәйданда Кыш бабайлар халыкның күңелен ачса, икенчесендә Карсылулар парады тантана итә, өченчесендә спорт ярышларына, һәртөрле бүләкле бәйгеләргә старт бирелгән, дүртенчесендә республиканың сәхнә йолдызлары очкын чәчрәтә. Һәм кайсы гына мәйданда да — бәйрәм рухы, шат йөзле ата-аналар, абый-апалар, туйганчы тау шуып, аттракционнарда уйнап, бит очлары алланган тиктормас балалар. Барысы да күңел ача, уйнап бии, бәйрәм итә. Әйткәндәй, быел мәйданнарның бизәлеше һәм җиһазландырылышы да үткән еллардагыдан шактый аерыла. Һәр мәйданда боздан төрле биеклектәге ким дигәндә дүрт-биш таучык эшләнгән, боздан фигуралар исә әкият геройлары рәвешендә генә уелмаган, елның төп вакыйгаларына да багышланган. Әйтик, Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендәге Кашкадан паркындагы мәйданда иң зур таучык Җиңү поезды рәвешендә эшләнгән булса, бирегә килүчеләрне каршы алучы Кар бабайларның берсе, 2020 елда Бөтенрусия җанисәп узачагын хәтергә төшереп, исәп алучы сумкасын таккан, икенчесе, Уфада Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәгенә ишарәләп милли киемнәргә төренгән, 75нче Җиңү язын алып килүчесе күзләреннән очкыннар чәчә... Кыскасы, халыкның иҗтимагый аңын күтәрү, белемен арттыру, тарихи хәтерен яңарту өчен болар да мөһим башлангыч.

Аларның кайберләренә старт бирелде дә инде

Илдә дә, республикада да Яңа ел бәйрәмнәре тантана итә. Башкортстанда алар быел аеруча зур тантаналылык, мәдәни һәм спорт чараларының, киңкатлам халык катнашлыгында узган урам бәйрәмнәренең күплеге белән аерылып тора. Башкаланы гына алганда да, бер мәйданда Кыш бабайлар халыкның күңелен ачса, икенчесендә Карсылулар парады тантана итә, өченчесендә спорт ярышларына, һәртөрле бүләкле бәйгеләргә старт бирелгән, дүртенчесендә республиканың сәхнә йолдызлары очкын чәчрәтә. Һәм кайсы гына мәйданда да — бәйрәм рухы, шат йөзле ата-аналар, абый-апалар, туйганчы тау шуып, аттракционнарда уйнап, бит очлары алланган тиктормас балалар. Барысы да күңел ача, уйнап бии, бәйрәм итә.
Әйткәндәй, быел мәйданнарның бизәлеше һәм җиһазландырылышы да үткән еллардагыдан шактый аерыла. Һәр мәйданда боздан төрле биеклектәге ким дигәндә дүрт-биш таучык эшләнгән, боздан фигуралар исә әкият геройлары рәвешендә генә уелмаган, елның төп вакыйгаларына да багышланган. Әйтик, Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендәге Кашкадан паркындагы мәйданда иң зур таучык Җиңү поезды рәвешендә эшләнгән булса, бирегә килүчеләрне каршы алучы Кар бабайларның берсе, 2020 елда Бөтенрусия җанисәп узачагын хәтергә төшереп, исәп алучы сумкасын таккан, икенчесе, Уфада Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәгенә ишарәләп милли киемнәргә төренгән, 75нче Җиңү язын алып килүчесе күзләреннән очкыннар чәчә... Кыскасы, халыкның иҗтимагый аңын күтәрү, белемен арттыру, тарихи хәтерен яңарту өчен болар да мөһим башлангыч.

Быелгы Яңа ел бәй­рәмнәренең тагын бер үзенчәлеге — аның, нигездә, аек һәм сәламәт рухта үтүендә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән 3 гыйнварда кибетләрдә хәмер сату тыелу, калган көннәрдә чикләнү дә, бәйрәм чорында моңача булмаганча мең­ләгән мәдәни, спорт чарасы, урам бәйрәмнәре оештырылу да, аңлашыла, тәү чиратта шушы максатка юнәлтелде. Һәм Башкортстан халкын дәүләт дәрә­җәсендә хәмер сөременнән арындыру сәясәте арытаба да шушы рәвешле нәти­җәле дәвам иттереләчәк икән, бу, безнең карашка, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында ирешеләчәк иң зур җиңү­ләрнең берсе булачак. Башка юнәлешләрдә билге­ләнгән мөһим җиңүләр, ирешелергә тиешле бурыч-максатлар хакында исә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Яңа ел котлавында да ачыктан-ачык җиткерде.
— Республикабыз ярлы түгел, һәм бездә халык яхшырак яшәсен өчен җитәр­лек куәтләр бар. Сезне эш хакларының, пособие­ләрнең түбән булуы, юллар, ихаталар, подъездларның начар торышы, мәктәп һәм спорт заллары җитмәве борчуын мин яхшы аңлыйм. Һәм без бу мәсьәләләрне акрынлап хәл итәбез дә һәм, һичшиксез, итә­чәкбез дә. 2019 елда гына да мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын, спорт залларын,
ФАПларны без аннан алдагы елга карата ике тапкыр күбрәк төзедек. Һәм ышандырып әйтәм, алдагы елларда да төзиячәкбез дә төзиячәкбез!
Яңа елда һәркемнең үткән елдагыдан бәхетлерәк булуын телим. Ә без Хөкүмәт белән берлектә моның өчен барысын да эшләя­чәкбез! — диде бу уңайдан Радий Хәбиров.
Әйтергә кирәк, югарыда бил­геләнгән максатларны якынайту өчен республика җитәкчелеге бәйрәм алды һәм Яңа ел каникуллары көннәрендә дә җиң сызганып эшләде. Атап әйткәндә, 31 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Транспорт һәм төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Алданган өлешче­ләр мәсьәләсен хәл итү буенча эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурыч­лар турында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмә­дуллин сөйләде. Ул бел­дерүенчә, шундый 134 объектның 23е ДОМ РФ федераль фондыннан финанслауга кер­телгән, чиратта янә 50 объект тора. Җәмгысы исә былтыр проблемалы 14 йорт файдалануга тапшырыл­ган, 1600 алданган өлешче, ниһаять, үз фатирлары ачкычын алган. Быел исә гыйнварда — Уфаның Дим районында “Серебряный ручей” торак комплексына караучы 10нчы йорт, июльдә Иглин авылында “Юлдаш” торак комплексындагы күп­фа­тирлы йорт файдалануга тапшырылачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Миловский парк” торак комплексындагы объектлар да мотлак төзелеп бетереләчәгендә ышандырды.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Юланов исә быел башкаланың Белореченский, Жилино, Нагаево, “Серебряный ручей”, Забельский, Елкыбаево бистә­ләрендә 11 яңа автобус маршруты булдырылачагы, аларны 110 автобус хезмәтләндерәчәге турында хәбәр итте.
Моңа кадәр исә республика җитәкчесе 30 декабрьдә эш сәфәре белән — Хәйбулла, 28 декабрьдә Туймазы районнарында булды. Ике районда да үзәккә төбәкләрне социаль-икътисади үстерү мәсьәлә­ләре чыгарылды. Аерым алганда, Хәйбулла районында булганда Радий Фәрит улы Бүребай авылында мәдәният йортын һәм физкультура-сәламәт­ләндерү комплексын төзүне йөкләтсә, Подольск бакыр-цинк яткылыгын эшкәртә башлауга бәйле, анда яшәүчеләрне яңа торак пунктка күчерү мәсьәлә­ләрен тикшерсә, Акъяр авылында социаль приютта тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләрнең яшәеше белән танышса, Туймазыда каты коммуналь калдыклар бе­лән эш итү, мәктәп һәм балалар бакчаларын төзек­ләндерү, торак пунктларны эчәр су белән тәэмин итү мәсьә­ләләре үзәккә чыгарылды. Биредә үк республика җитәкчесе 10 гыйнварда үз ишекләрен ачачак Туймазы үзәк район дә­ваханәсенең балалар поликлиникасын, яңар­тылган тимер юл вокзалын кара­ды, 2нче Туймазы спорт мәктәбенә исә Башкортстан Башлыгы хоккей корылмалары алу өчен 3,25 миллион сумлык сертификат тапшырды.
28 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров, шулай ук, Уфаның 2нче балалар йортында “Безнең өйнең шатлыгы” телепрограммасында катнашырга да өлгерде. “Вся Уфа” телеканалында республика Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова катнашлыгында гамәлгә куелган әлеге хәйрия проекты балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә үз гаиләләрен табу максатында оештырылган. Әлеге вакытта бу балалар йортында өч яшьтән сигез яшькә кадәр сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган 44 бала тәрбияләнә.
— Бу юнәлештә алып барылучы эш нәтиҗәсендә 30 бала, яңа әти-әниләрен табып, гаиләдә бәхетле гомер кичерә башлады. Әлеге проект тагын бик күп балаларга үз гаиләләрен табарга ярдәм итәр дип ышанам. Яңа елда мондый бала­ларның теләге, һичшиксез, тормышка ашсын дигән теләктә калыйк, — диде Радий Хәбиров.
30 декабрьдә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә исә, нигездә, елның төп йомгаклары барланды, 2020 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Алар арасыннан республика тарихында беренче тапкыр иң яхшы эшләгән муниципалитетлар 5 миллион сум күләмендә Башкортстан Башлыгы грантларын алуын, июньдә Австриядә Башкортстан вәкиллеге ачылып, алты ай эчендә үк сәүдә-икътисади эшчән­лектә аның бик зур казанышларга ирешүен, мә­гарифтә биш көнлек уку атнасына күчүне, 105 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтлануын, республикада беренче Мәктәп мәгарифе форумы үтүен, 70 мәктәптә “Мәгарифтә — күтәрелеш!” программасы старт алуын, сәламәтлек саклау өлкә­сендә үлем күрсәткеченең, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 12 процентка кимүен һәм башкаларны билгеләргә кирәк. 2020 елга бурыч-максатларга кил­гәндә, быел санитар авиация өчен сигез вертолет мәйданчыгы төзеләчәк, тематик сәгатьләрдән республика Башлыгы рәис­легендә “Сәнәгать сәгате” дә үтә башлаячак. Болар хакында оператив киңәш­мәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм министрлык-ведомстволар җитәкчеләре белдерде.
Яңа ел каникуллары көннәрендә исә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, билгеле инде, туган халкы арасында, төрле бәйрәм чараларында булды. 3 гыйнварда тәүдә ул Уфаның Спорт сарае каршындагы боз мәйдан­чыгында узган бәйрәм чараларын карады, аннары Сипайлово бистәсендәге 159нчы мәктәптә “Яңа ел гаилә уеннары-2020” спорт бәйрәмендә булды, җиңүче балаларны тәбрикләде. “Бердәм Русия” партиясе ярдәме белән оештырылган әлеге ярыш­ларның финал этабы 18 гыйнварда “Динамо” стадионында үтәчәк.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында мотлак ирешелергә тиешле күп кенә бурыч-максатларга инде бәйрәм көннәрендә үк ныклы старт бирелде. Иң мөһиме шул: гомум республиканы үстерүгә, сәламәтләндерүгә, ныгытуга, социаль-икътисади иминлеген арттыруга юнәлтелгән әлеге проектларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, нигездә, шәхсән үзе әйдәп бара. Димәк, нәтиҗә дә без, башкортстанлылар телә­гәнчә булыр, дияргә кирәк. Бөек Җиңүнең юбилей елы яңа җиңүләр елы да булсын!
Читайте нас