+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 гыйнвар 2020, 06:35

IKEA үлгән малайның әти-әнисенә 46 миллион доллар түләячәк

Швециянең IKEA җиһазлар җитештерү компаниясе ике яшьлек малайның әти-әнисенә 46 миллион доллар түләргә ризалашкан, ул ауган комод астында калып үлгән.

Швециянең IKEA җиһазлар җитештерү компаниясе ике яшьлек малайның әти-әнисенә 46 миллион доллар түләргә ризалашкан, ул ауган комод астында калып үлгән.

Бу хәл 2017 елның маенда Калифорниядә (АКШ) булган. Ике яшьлек Джозеф Дудекның өстенә компания җитештергән 32 килограммлы Malm комоды ауган.

Бу җиһаз моңа кадәр бер ел элек сатудан алынган, чөнки ул тагын өч бала үлеменә сәбәп булган.

Компания адвокатлары сүзләренчә, бу - АКШта бала үлеменә китерү өчен түләнгән иң зур компенсация.

2016 елда IKEA хәвефсезлек җәһәтеннән Төньяк Америкада сатылган миллионлаган Malm комодларын кире ала. Башта компания комодларны диварга беркетү кирәклеге турында кисәтү белән чыгыш ясый, ләкин, өченче бала үлгәннән соң, товарны кире кайтарырга карар кылына.

Комод авудан ике яшьлек Кэмден Эллис, ике яшьлек Каррен Коллас һәм 23 айлык Тед Макги һәлак булган, дип хәбәр итә "ВBC News Русская служба".
Читайте нас