+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 гыйнвар 2020, 12:10

Иптәше белән әнисен тукмап үтергән...

Хатын 15 яшьлек кызының 18 яшьлек егете белән йоклаганын күргән. Арытаба алар арасында низаг чыккан.

Хатын 15 яшьлек кызының 18 яшьлек егете белән йоклаганын күргән. Арытаба алар арасында низаг чыккан.

Омскида күпсанлы җәрәхәтләр белән 43 яшьлек хатын дәваханәгә эләккән. Арытаба ул вафат булган. Әлеге вакытта бу фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Лента.ру"га Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе вәкиле Лариса Болдинова хәбәр итккән.
Тикшерүчеләр җинаятькә һәлак булучының 15 яшьлек кызы һәм аның 18 яшьлек дустының катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Шикләнелүчеләр тоткарланган, аларга гаепләү белдерелгән һәм сак астына алынганнар.

31 декабрь көнне өенә кайткач, хатын кызының үз бүлмәсендә бикләнеп бер егет белән йоклаганын күргән. Арытаба алар арасына низаг чыккан. Аның нәтиҗәсендә кыз әнисенең башына берничә тапкыр чүкеч белән суккан, ә егет пычак кадаган.

Хатын аңын югалтканчы дус кызына шалтыраткан. Ул аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Кызганычка каршы, хатын дәваханәдә вафат булган.
Читайте нас