Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров “озын” бәйрәмнәргә йомгак ясады. Аның фикеренчә, төп нәтиҗә аларда янгыннар һәм һәлак булучылар санының кимүе булды.
“Һәр “озын" бәйрәмдә һәрвакыт янгыннар зур бәла булды. Беренче гыйнвар көннәрендә алар һәрвакыт йөзләгән иде, дистәләгән йорт-җирсез калучылар, һәлак булучылар, яраланганнар... Без инде бер ел әлеге куркыныч күрсәткечләрне киметү буенча системалы эш алып барабыз. Хәбәр итү приборларын таратабыз, ихаталарны карап йөрибез, хәвеф-хәтәр төркемнәре белән эшлибез.
Нәтиҗәләр күренеп тора. Быел янгыннар саны чиреккә кимегән, ә аларда һәлак булучылар бер ел элек булганнан 80 процентка кимрәк. Әйе, янгыннарга, эчкечелеккә, юл-транспорт һәлакәтенә каршы көрәш - мөһим эш. Без алга таба да бу юнәлештә җитди эшләячәкбез, чөнки һәр сан артында - якташларыбызның язмышлары. Үзегезне саклагыз һәм бәйрәмнәр белән!” - дип язган ул “Facebook”тагы үз битендә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ел башыннан республикада 134 янгын чыккан, аларда 4 кеше һәлак булган һәм 3 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган тәүлектә 20 янгын булды, аларда һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Бәйрәм көннәрендә янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм мичләрне куллану кагыйдәләрен бозу, дип яза "Башинформ".