“Башинформ” хәбәр итүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аккаунты Русия төбәкләре җитәкчеләре аккаунтлары арасында “лайк”лар һәм комментарийлар саны буенча иң “тере” аккаунтлар исемлегенә кергән.
"Черный куб" социаль инновацияләр үзәге Русия Федерациясе субъектларының барлык җитәкчеләренең аккаунтларын иң популяр биш челтәрдә - "Instagram", "Facebook", «ВКонтакте», "Twitter" һәм «Одноклассники»да тикшергән.
"Instagram"да иң “тере” аккаунт - Рамзан Кадыйровныкы. Аның һәр язмасына 30 меңнән артык “лайк” куела, комментарийлар саны өч меңгә якын. Бу - барлык социаль челтәрләр өчен абсолют рекорд.
"Instagram"да шулай ук Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов (13 588 балл: 13 212 лайк, 188 комментарий), Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал (12 165 балл: 11 301 лайк, 432 комментарий) һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров (11 314 балл: 10 648 лайк, 333 комментарий) башкалардан сизелерлек алда бара.
“ВКонтакте” челтәрендә беренчелек Радий Хәбировта: 2168 балл: 1646 лайк һәм 261 комментарий.
"Facebook" һәм «Одноклассники»да иң “тере” аккаунт - Орел өлкәсе губернаторы Андрей Клычковныкы.
"Twitter"да иң яхшысы дип Рамзан Кадыйров табылган.
«Российская газета» хәбәр итүенчә, тикшерүләр өчен субъектлар җитәкчеләренең 26-30 декабрьдәге соңгы ун язмасы кулланылган.