Аллаһка шөкер, мәктәптә беркем дә булмаган.
Бүген төнлә Новосибирск өлкәсенең Покровка авылында мәктәп янган. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына тиз рәвештә килсә дә, мәктәп тулысынча янып беткән диярлек. Янгынны 3 сәгать дәвамында сүндергәннәр.
Авылда көчле җил булганга күрә, әлеге вакытта да фаҗига урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Урындагы халык сүзләре буенча, биредә яңа мәктәп төзергә кирәк булачак. Әлегә янгынның сәбәпләре ачыклана.
Мәктәптә 18 бала гына укыган. Хәзер аларны автобус күрше авыл мәктәбенә йөртәчәк. Биредә эшләгән укытучылар да эшсез калмаячак.