+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 гыйнвар 2020, 09:30

Тюбингта шуганда пенсионер үлгән...

Фаҗигале хәл Уфада булган.

Уфада тюбингта тау шуган вакытта пенсионер ир коточкыч фаҗигага дучар булган. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Ир 7 яшьлек оныгы белән Менделеев урамында “Трамплин” тукталышы янындагы таудан шуган вакытта агачка килеп бәрелгән. Ашыгыч хезмәтләрдәге чыганак хәбәр итүенчә, ир шунда ук үлә. Алдан ачыкланган мәгълүматлар буенча, үлемнең сәбәбе — миокард инфаркты. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган кызны дәваханәгә озатканнар.

Ел башыннан Уфадагы тауларда тугыз кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Фото: newsomsk.ru
Читайте нас