+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 гыйнвар 2020, 13:55

"Акчаңның кайда икәнлеген әйтмәсәң..."

Тәтешле районында пенсионерны кыйнап, талап чыгып киткәннәр.

Тәтешле районында пенсионерны кыйнап, талап чыгып киткәннәр.

Күптән түгел полиция хезмәткәрләренә Тәтешле районының Шулган авылында яшәүче 68 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Пенсионер әйтүенчә, аңа 29 яшьлек авылдашы һәм тагын 33 һәм 29 яшьлек ирле-хатынлы пар һөҗүм иткәннәр.
Билгеле булуынча, бу исерек кешеләр, төнлә хатынның өенә килеп кереп, аннан акча таләп иткән. Пенсионер эндәшмәгәч, алар аны кыйнаган. Нәтиҗәдә, авыртуга түзә алмаган хатын пенсиясенең кайда саклануын әйткән.

“Төнге кунаклар” акчаны алып чыгып киткәч, хатын дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, соңрак полициягә дә шикаять язган. Шул ук вакытта бу исерек парның берничә бала тәрбияләве турында мәгълүм.
Читайте нас