Дәһшәтле сугыш чорында ул яшәткән дә, гүргә дә керткән...
Тәрәзәдән ашыга-ашыга урам капкасын ачып кереп килгән күршесе Гамиләне күргәч, Гөлнисаның күңеле шомланып куйды. Ул әле генә арыш урагыннан кайткан иде. Аруының чиге юк. Иртә таңнан китәләр дә, авыл көтүе кайтканда гына басудан кузгалалар. Гамилә исә, бригадир буларак, әле генә, уракчыларның һәркайсын күздән кичереп, озатып калган иде.
– Гөлниса җиңгәчәй, алып кайткан арышыңны тиз генә яшер. Хәзер сиңа тентүгә керәләр, – диде ул ярым пышылдап, керә-керешкә. Әйтерсең, аларны кемдер яшеренеп тыңлап тора. Шул арада Гамилә кергәндәгедәй, тиз генә чыгып та китте. Гөлниса аңлады аны. Үткән ел басудан ике боткалык бодай салып кайткан өчен Җиһанны сугыш чоры кануннары буенча дүрт елга төрмәгә яптылар. Ике сабые бар, ире яу кырында дип тормадылар. Беразга аптырап калган хатынның күзе сәкедә ястык-мендәр өелгән сандыкка төште. Күлмәк итәге эченә җайлап тегелгән кесәсенә салып алып кайткан ике уч арышын әле генә бушатып куйган иде. Аны тиз генә чүпрәк букчага салды да, сандык эченә тыкты. Өстенә ястык-юрганнарын өеп куйгач, сандык тирәли дүрт сабыен – дүрт кызын тезеп утыртты.
– Әнкәй ни булды, нигә безне болай утыртасың? – диеште берни аңламаган сабыйлар.
– Соңыннан әйтермен, әлегә тик кенә утырыгыз. Хәзер безгә бик куркыныч кешеләр керә, – диде ул тәрәзәдән күзен алмыйча.
Чыннан да керделәр тентүгә. Иң алдан район үзәгеннән килеп йөрүче милиционер Гомәров атлый, аның артыннан колхоз рәисе чулак Нуретдин карт, бригадир Гамилә ияргән. Ятимлек баскан өйгә килеп керүгә беразга тын торды тентүчеләр. Күзләре шунда ук сандык тирәли тезелеп утырган, моңсу күзле, тире белән сөяккә калып ябыккан кыз балаларга төште. Барлык авырлыкларга каршы торып, яшәргә тырышкан сугыш чоры балалары иде алар. Кызларны күздән кичергәч, Нуретдин карт сүзсез дә аңлады аларның хәлен. Шулай да:
– Хәлләр ничек, Гөлниса? Сәлимгәрәйдән хат-хәбәр бармы? – дип сорап куйды. – Ә син балаларны сакларга тырыш. Иртәгә идарәгә килерсең әле, бераз арыш яздырып алырсың.
Ул Гөлнисаның җавабын көтмәстән, ишеккә борылды, башкалар аңа иярде. Тез буыннарының калтыравын көчкә тыеп торган Гөлниса көч-хәл белән аларны озата чыкты. Кире әйләнеп кергәч, сәке читенә утырып, бераз тын алды. Ике уч арыш өчен әнә ничек зурдан кубып йөриләр. Ә аңа балаларын ачлыктан ничек арчаларга? Өйдә бер кабымлык ипи юк. Әниләренең эштән кайтуын көн буе көтеп зарыккан сабыйларына ни генә пешереп ашатсын соң? Иртән сыерын савып, йокыдан торуларына сөт куеп киткән иде. Өлкән кызы – Мәүлидәсе ике-өч бәрәңге пешергәндер инде. Анысы да бетеп килә. Быел җәй корылыклы булды, яңа бәрәңге дә күренми. Арыш урагы башланганда хәлләр гел шулай авырлаша. Урман-кырларда өлгергән үлән, җиләк-җимеш белән җан асрарга тырышалар. Балалар: “Тагын шул үлән ашымыни?” – дип, өстәл янына теләр-теләмәс кенә җыелса да, сөтле ашны ашап куйганнарын сизми дә кала. Бүген исә арыш ярмасы белән аш пешерергә уйлаган иде. Ярый әле котылып калды, Гамилә күршесенә мең рәхмәт.
Гамилә Гөлнисаларга урам аша, чапырыш кына яши. Ире Имамгали сугышка киткәч, бианасы белән калды. Бала-чагасы булмагач, аңа җиңелрәк. Сабыйларның хәленә кергән өчен мәңге онытачак түгел аны Гөлниса.
– Балалар, бу юлы исән калдык. Башкача алай итеп булмас. Әйдәгез, арышны ярып, аш пешерик, – диде ул, көн буе басуда эшләп арыган гәүдәсен көчкә кузгатып. Өлкән кызы Мәүлидә инде ундүрт яшен тутырса да, һаман сабый исәбендә. Аның арык гәүдәсенә, нечкә беләкләренә карап, йөрәге әрнеп куйды ананың. Әле дә ул – таяныч, сеңелләрен дә караша, йорт-җиргә дә күз-колак булып тора. Инде дүртенче ел барган каһәрле сугышның һаман ахыры күренми. Сәлимгәрәйдән дә хат-хәбәр килмәгәнгә байтак. Исәнме, түгелме? Билгесезлек бигрәк авыр. Мәүлидәсе белән, кабат тикшерергә керүләреннән куркып, ярма ташын өй базына төшерделәр дә, чыра яндырып, арышны ярып алдылар.
Сөткә арыш ярмасы кушып, аш пешереп ашаткач, балаларын йокларга салды да, кабат өстәл янына килеп утырды һәм уйга калды Гөлниса. Тукта, нишләп бүген аңа тентүгә керделәр соң әле? Берәрсе әләкләшкәнме? Хәзер үк Гамиләләргә кереп чыгарга кирәк, сәбәбен, мөгаен, ул беләдер. Төн карасында кача-поса гына күршеләренә юл тотты.
– Мин сиңа мәңге бурычлы, Гамиләкәем, шуны бел. Ничек булды соң ул хәл? – диде ул өйгә кергәч, биредә чит кеше юклыгын күздән кичереп. – Инде сиңа ниләр генә телим икән?
– Кем дип уйлыйсың? Килендәшең күреп калып, әләкләшкән бит.
– Шулкадәр дә мәкерледер дип уйламаган идем.
– Моннан соң сак бул, гел генә мин ярдәм итә алмам, Гөлниса җиңгәчәй. Ә миңа Имамгалиемнең яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтуын телә.
– И...и...и... Гамиләкәем, теләми буламы соң, барыбызныкы да тизрәк әйләнеп кайтсын иде.
Бик арыган булса да, Гөлнисага бүгенге вакыйга тиз генә йоклап китәргә бирмәде, уйланды да уйланды. Кайчан чиге булыр икән соң бу җәфалануларның? Бу көннәрне күрермен дип, һич башына китермәгән иде бит. Указлы мулла гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килде ул. Кече яшеннән әнисеннән ятим калып, үги ана белән үсте. Үги әнисе кызның чаялыгын яратып бетермәсә дә, кагып-сукмады. Әтисе ныклы куллы иде, кызын кыерсыттырмады. Гаилә бар яклап та җитеш тормышта яшәде. Кыз әтисе ачкан мәдрәсәдә авыл кызлары белән бергәләп дини гыйлемгә һәм гарәпчә укырга-язарга өйрәнде. Аны авыр йорт эшләре белән дә бимазалаучы булмады. Чибәр иде, җитез иде ул. Үсеп, буйга җиткәч, ничек тә үги әнисе яныннан китү хакында уйлана башлады. Җае да чыкты, күрше авылга, туганнарына утырмага барган кызны Мәхәммәтгали дигән урта хәлле кешенең Шәгали исемле улы тиз күреп алды һәм күп тә тормый кияүгә соратып, яучы җибәрде. Гөлниса бу хәбәргә сөенеп бетә алмады. Әтисе: “Кызым, ныклап уйладыңмы, әле иртәрәк түгелме?“ – дигән иде дә, Гөлниса үзенекен итте. Ләкин Шәгали белән һич тә якынаеп китә алмады алар. Яшь киленнең йорт эшләренә кулы ятмавын бианасы өнәп бетермәде. “Нинди ялкауны алып кайттың”, – дип, улын һәрдаим битәрли башлады. Гөлниса бераз түзде дә, әйберләрен җыеп, әтисе йортына кайтып китте. Ярый әле баласы булмады. Каядыр читкә чыгып китәргә иде исәбе. Тик ничек итеп икәнен үзе дә белми иде. Үги әнисе колач җәеп тормады аңа, әлбәттә. Күп тә үтми үзенең туганнары аша яңа кияү тапты ул үги кызына. Бай гаиләдән булмаса да, әле бер тапкыр да өйләнмәгән егет кеше иде Сәлимгәрәй. Бер күрүдән Гөлнисаның чибәрлеге һушын алды егетнең. Урманчы булып эшли иде ул, кызга караганда шактый олы яшьтә. Өйләнешү белән яшь кәләшен урманчы өенә алып китте. Табигать кочагында яшәү Гөлнисаның күңеленә хуш килде. Башта иреннән иркәләтергә теләсә дә, аның көннәр буе урманнан кайтып кермәвен аңлагач, хуҗалык мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алуын сизми дә калды. Авырга узгач, бөтенләе белән гаилә хәстәрлекләренә чумды. Күпләп мал-туар асрап, умарта үрчетеп, бик тиз тернәкләнеп киттеләр. Ике балалары булгач, Гөлниса ирен авылга күчеп яшәргә кыстый башлады. Ни дисәң дә, балаларны укытырга кирәк, кешеләрдән аерылып яшәү дә ялкытты. Җыйган акчаларына зур гына өй сатып алдылар да, авылга күченделәр. “Монысы малай булыр”, – дия-дия тагын ике кызлары дөньяга килде. Инде тормышлары тулыланып, көйле генә яшик дигәндә, немец илбасарлары сугыш башлады һәм Сәлимгәрәй авылның башка ир-егетләре белән фронтка китте. Дүрт кыз бала белән ялгыз торып калган Гөлниса баштагы чорда мохтаҗлык кичермәсә дә, элекке запас бик тиз бетте. Акрынлап йорттагы затлырак әйберләр онга яки башка төр азык-төлеккә алыштырылды. Хәзер сатар әйбер дә калмады. “Балаларга иртәгә ни ашатырга?” – дип уйланып төн уздырган чаклары күп аның. Өстәвенә, әнә бүгенгедәй аяк чалырга җай эзләүчеләр табылып тора. Дөрес, үткән кыш мәктәп директоры Дәүләтов килеп: “Гөлниса сеңлем, берүзеңә дүрт баланы карау авыр бит, әйдә бер-ике кызыңны балалар йортына бирик. Укытырга кирәк аларны, болай мәктәпкә дә юньләп йөрмиләр”, – дигән иде. Ризалашмады Гөлниса, “ни күрсәк тә, бергә күрербез”, – диде, ана хисләре өстенлек алды. Ә тормыш авырайганнан-авырая.
Сәлимгәрәйнең үзеннән кечерәк ике энесе дә фронтка киткән иде. Төпчекләре Мостафа бер елдан кулы яраланып кайтып төште. Киткәнче Нәсиха исемле кызга өйләнгән иде. Тик кайткач, бик тиз аерылышты алар. Халык арасында Нәсиханың колхоз хисапчысы, аксак Хаҗгали белән чуалуы хакында гайбәт йөрде. Бу сүзләрнең хаклылыгына ышанмады Гөлниса. Нәсиха ирен озаткач та, МТСта өйрәнчек булып йөрде дә, тракторда эшли башлады. Көне-төне тимер-томыр арасында кайнашкан хатынның андый кырын эшкә вакыты һәм хәле калды микән? Ничек кенә булмасын, Гөлниса килендәше Нәсиха яклы иде. Мостафаны да берничә мәртәбә үгетләргә тырышып карады, әмма хакыйкатьне төшендерә алмады. Күп тә тормастан, Мостафа ерак кына авылдан икенче хатын тапты. Кияүгә чыкмый картаеп барган Рәхилә исемле кызга өйләнде. Ни өчендер беренче күрүдән үк ошатып бетермәде яңа килендәшен Гөлниса. Нәсиха якынрак иде аңа, сердәшләр иде алар. Төп йортта, әниләре янында яшиләр иде Мостафалар. Яңа килен килгәч, Гөлниса бианасы янына кермәс булды. Рәхилә, билгеле, үзенә булган салкынлыкны сизми калмады. Ул да горур характерлы, мин-минлеге көчле. Көнләшү дип бәяләде ул килендәшенең үзенә булган мөнәсәбәтен һәм аны үзе алдында баш идерү җаен эзли башлады.
Дөрес, Гөлнисаның көнләшкән чаклары булмады түгел, ләкин сиздермәскә тырышты. Шулай бер көнне сыерын савып, кичке эшләрен бетергәч, уртанчы кызы Гөлсимәне ияртеп, тау астыннан агып ятучы елгага су коенырга төшеп китте. Вакыты булганда гел су коенырга тырыша ул, арулары бетеп, күңеле сафлангандай була. Елга кечкенә булса да, буып куйгач, шактый тирәнәеп китә, рәхәтләнеп юын гына. Әле дә яр буена якынлашуга, яңа калыккан ай нурында ялтырап ятучы су өстендә хатын-кыз гәүдәсен шәйләп, туктап калды. Ап-ак тәнле, калку күкрәкле хатын Рәхилә иде. Шул минутта үзенең ябык, салынып торган күкрәкләре өчен оялып куйды Гөлниса. Кеше янында күрсәтерлек килеш-килбәте юк шул аның, барысын да сугыш чоры михнәтләре суырып бетерде. Кәефе тәмам кырылып, кызын кулыннан алды да, кире борылды. Тик Рәхилә таныган иде инде аны. Ике арадагы салкынлыкка тагын бер тамчы өстәлде. Озакламый Рәхиләне звено башлыгы итеп тәгаенләделәр. Шуннан соң инде Гөлнисадан үч алырга җай чыгып кына торды. Әнә бүген дә аның бер арада арыш уып торганын күреп калган иде килендәше. “Урак башлану белән җәмәгать байлыгына кул суза”, – диде Рәхилә колхоз рәисе Нуретдин картны күрү белән. Бәхетсезлеккә, шул көнне район үзәгеннән милиционер Гомәров та килгән иде. Рәхилә күп уйлап тормады, аңа да әләкләшүне кирәк тапты. Тик тентүгә кергәч, колхоз рәисенең күрәләтә Гөлнисаны яклап калдыруы гына аптыратты аны, ә менә сабыйларны аз гына булса да кызгану хакында бөтенләй башына килмәде.
Өстәл янында уйланып утырган килеш ничек йокыга талганын да сизмәде Гөлниса. Күпме вакыт үткәндер, төш күрә башлады. Имеш Сәлимгәрәе кайткан икән дә, солдат капчыгыннан олы түгәрәк икмәк алып, кызларына каерып-каерып кисеп бирә икән. Гөлниса: “Әтисе, зур итеп бирмә инде, иртәгәгә дә калсын”, – ди икән имеш. Шулвакыт колагына каяндыр эндәшкән тавыш ишетелгәндәй булды. Төштәме ул, өндәме – тәмам арыган тән һәм җан аны аерырлык түгел иде. Ишек шакыйлар икән лә. Йокысын ача алмый җафаланган хатын көчкә кузгалып, өйалдына чыкты. Кем йөрер икән болай соңлап? Ишекне ачарга курка иде Гөлниса. “Гөлниса җиңгәчәй, бу мин, Гамилә. Имамгалием кайтты бит, сөенче!” Күтәрмәдә бәхетле елмаеп Гамилә басып тора иде. Менә бит, сабыйлар рәхмәте озак көттермәгән.
Гөлфинә Сәлимова.