Башкортстанда хәбәрсез югалган Зилә Әфләтунованы эзлиләр.
"Отклик" һәм "Стәрлетамак" эзләү-коткару отряды волонтерлары 1979 елгы хатын-кыз югалуы турында хәбәр итә. Ул узган елның 28 августында Стәрлетамакның Ходайбирдин урамындагы йортыннан чыгып киткән һәм кире кайтмаган.
Ул көрән куртка, зәңгәр джинсы һәм кара кроссовкалар кигән булган. Ул ябыграк гәүдәле, буе 162 сантиметр тәшкил итә.
Әлегә кадәр аның урыны билгесез. Нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләр бу хакта полиция хезмәткәрләренә, яки волонтерларга 8-987-106-01 телефоны аша хәбәр итә ала.
Исән-сау булсын инде.