+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 гыйнвар 2020, 07:30

Әти-әнисе белән “качышлы” уйнаган...

Кызганычка каршы, 3 яшьлек бала тончыгып үлгән.

Кызганычка каршы, 3 яшьлек бала тончыгып үлгән.

Ульяновск өлкәсенең Засвияжск районында яшь әти-әнинең игътибарсызлыгы коточкыч фаҗига белән тәмамланган. Өйдәге уен вакытында 3 яшьлек малай үлгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Баланың әти-әнисе сүзләренә караганда, алар уллары белән “качышлы” уйнаган. Бала үз бүлмәсенә кереп качкан. Ярты сәгать чамасы ул өлкәннәрнең игътибарыннан читтә калган, аларның чакыруына җавап бирмәгән.

Кызганычка каршы, әти-әнисе баланы бик соң тапкан. Сабый, трансформер-карават эченә кереп качып, һава җитмәүдән тончыгып үлгән. Ульяновск өлкәсе прокуратурасы баланың үлем очрагы буенча тикшерү эше башлаган.

Кечкенә балалар тәрбияләүче әти-әниләргә мондый уеннар вакытында бик сак, уяу булырга кирәк. Чөнки шкаф, диван, суыткыч эченә кереп, сабыйның үзаллы чыга алмау куркынычы бар. Уеннан уймак чыгу, дигәннәре шулдыр инде...
Читайте нас