Әлеге башлангыч хуплау табармы?
Дәүләт думасы депутаты Андрей Кузьмин Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак-коммуналь хезмәтләр һәм капиталь ремонт өчен түләүләрдән азат итү турындагы башлангыч белән чыкты. Моның турындагы закон проекты тикшерелүгә тәкъдим ителгән дә инде.
"Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан бу башлангыч бик урынлы булыр иде, чөнки ветераннарыбыз башкарган батырлыкка лаеклы карарга тиешбез", - ди ул.
Закон проекты авторы билгеләвенчә, моның өчен агымдагы елда төбәкләргә бүленгән ярдәм - 577,5 миллионга, 2021 елда 540,5 миллион сумга арттылырга тиеш.