Уфада 1 гыйнварда югалган 24 яшьлек Валерия Хлобыстованы эзләүдән туктаганнар. Ире аның өенә кайтуын әйткән. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
— Өйгә кайтты, барысы да яхшы, — дигән ир. Шулай ук эзләүдә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдергән.
9 көн буена югалып торуын хатын бу көннәрдә ахирәте белән йөрүе һәм Яңа ел бәйрәмнәрен билгеләве белән аңлаткан.
Билгеле булуынча, яшь хатын 1 гыйнварда сәгать өчләр тирәсендә югала. Ире ярты сәгатькә өйдән чыгып киткән була, ә кайтуына хатынының юклыгы ачыклана.
Шушы тугыз көн эчендә яшь әнине өендә ике бәләкәй сабые көтә.