+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 гыйнвар 2020, 12:24

"Ул безне үзе белән каплады"

Дүртөйле районында булган үлемечле авариядән соң 10 яшьлек Рәдис дәваханәдә вафат булган.

Дүртөйле районында булган үлемечле авариядән соң 10 яшьлек Рәдис дәваханәдә вафат булган.

Яңа ел алдыннан булган һәлакәттә ике әнинең гомере өзелә. 8 көннән соң ВАЗ-2113 машинасында булган Римманың улы, 10 яшьлек Рәдис комадан чыгалмыйча вафат була. Бәрелешү мизгелен аның игезәк энесе Радим һәм 5 яшьлек сеңлесе Азария искә ала. Туганнары Алмаз Шакиров әйтүенчә, абыйлары аларны үлемнән коткарган..

- Рәдис, әнисе тотынып утырырга кушкач, туганнарын кочаклаган, - ди Алмаз. — Алар аварияне оныта алмый, аның турында гел сөйлиләр. "Әнинең каны күп булды", диләр.

Баланың каһарманлыгы шаккаткыч. Әгәр ул үзен башкача тотса, авариядә һәлак булучылар күбрәк булыр иде, мөгаен.

Азария балалар кәнәфиендә булган, исән калган. Ул гел елый, йокламый да, әнисен чакыра. 10 яшьлек Радимны башкаланың 17нче балалар дәваханәсендәха катлаулы операция көтә. Балаларга әле һаман әниләре һәм абыйларының үлеме турында хәбәр итмиләр,

Бу хакта тулырак:https://ufa1.ru/text/incidents/66439183/



Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас