Бу хәл Чишмә районы юлында булган.
11 гыйнварда Чишмә районында юл фаҗигасендә 12 яшьлек бала һәлак булган.
Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә юлында 35 яшьлек ана идарә иткән "Kia Venga" автомашинасы юлдан төшеп киткән һәм әйләнгән.
Нәтиҗәдә, машинадагылар авыр тән җәрәхәтләре алган.12 яшьлек бала ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.
10 яшьлеге авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итте “Башинформ”.